Кайбыч районы прокуратурасы гражданнарны "телефон мошенниклыгы" ның яңа ысулы турында кисәтә

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Мошенникларның тавыш роботлары ярдәмендә банк клиентларын телефон аша алдауның яңа ысулы барлыкка килде.

 

Әйтик, Алар тавыш роботлары ярдәмендә банк клиентларына шалтыратып, ышанычка кереп, клиентның онлайн-банкында операция ясарга мөмкинлек бирә торган мәгълүматны алдалап куя.

Алдау схемасы үзе түбәндәгечә күренә: затка банк роботыннан - ярдәмчедән шалтырату килә, ул, янәсе, банк клиентының шәхси кабинеты белән шикле операцияләр турында хәбәр итә (кагыйдә буларак, сүз акча күчерү, кредит рәсмиләштерү, шәхси кабинетка бәйле телефон номерын алыштыру турында бара).

Алга таба мошенниклар операцияне тональ режимда раслауны сорый, ә баш тарткан очракта, банк куркынычсызлык хезмәтенең ялган хезмәткәре белән тоташа.

Соңгы вакытта гына да район халкын алдауның 2 очрагын гына китерәм:

31.12.21 ОВДныд дежур частена Араслан авылында яшәүче бер ханым телефон аша билгесез затлар аны ялганлап «Россия Саклык банкы» ГАҖ банк картасыннан 52 мең сум акча урладылар.

17.01.22 Олы Подберезье авылында яшәүче бер кешене шулай ук телефон аша билгесез затлар ялганлап аның «АК БАРС БАНК» ГАҖ банк картасыннан 322 мең сум акча урлаганнар.

Кайбыч районы прокуратурасы искә төшерә:

банк хезмәткәрләре һәм аларның роботлаштырылган ярдәмчеләре гражданнарга шалтыратмый,

резерв счетлар юк;

әгәр туганыгыз бәлагә юлыкса, аның номеры буенча шалтыратырга кирәк;

Хөрмәтле гражданнар, әгәр сезгә хокук саклау органнары яки банкның куркынычсызлык хезмәте шалтыратса, күрсәтелгән бүлекчәнең кизү өлешенә яки ведомство офисы белән элемтәгә керегез һәм аларның чыннан да бу эшне  эшләвен  ачыклагыз.

Заманча технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр сирәк ачыла һәм зыян күрүчеләргә зыян капланылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International