2022 елда Татарстан Пенсия фонды белгечләре Россия Пенсия фондының рәсми аккаунтларында 13 меңнән артык консультация биргән

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

       Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды белгечләре ел башыннан Бүлекчәнең ВКонтакте рәсми аккаунтында 13 меңнән артык консультация биргәннәр һәм Telegram-каналда меңгә якын мәкалә урнаштырганнар.

       Социаль яклау министрлыгыннан күчкән хезмәтләр -  8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие билгеләү һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына кагылышлы сораулар “Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды” бергәлегенә язылучылар арасында иң популяр мәсьәләләр булып кала: (9 меңнән артык консультация). Пенсия фонды компетенциясенә керүче башка мәсьәләләр, шул исәптән  ана капиталы һәм пенсия белән тәэмин итү буенча социаль челтәрләрдә 4 мең консультация бирелгән.

         Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Фонд тематикасы буенча мәгълүматны Telegram-каналдан да алырга мөмкин булуын искә төшерә: быел анда шулай ук  фондның https://t.me/pensionfond рәсми каналы булдырылды.

          Региональ яңалыклар https://t.me/PFRTATARbot каналында урнаштырыла, сорауларны PFRTATARbot   телеграм-ботка бирергә була.

          "Telegram-каналга язылып, гражданнар иң актуаль яңалыклар турында беренче булып белә, мөһим сорауларга оператив җаваплар, пенсия һәм социаль законнарга аңлатма, шулай ук иң дөрес мәгълүматны ала алачак. Бу  исә аларны тикшерелмәгән, ә чит тематик аккаунтларда урнаштырылган,  еш кына дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат алудан сакларга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International